news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Начар ишетүчеләр өчен Казан Кремлендә яңа музей программасын тәкъдим иттеләр

Видеогид 19 видеосюжетта борынгы ныгытма тарихын тәкъдим итә.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). “Музей барыбыз өчен!" бөтенроссия инклюзив акциясе уңаеннан бүген Казан Кремле ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен “Казан Кремле буенча Видеоэкскурсия” тәкъдим итте. Программаның презентациясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Видеогид 19 видеосюжетта борынгы ныгытма тарихын тәкъдим итә. Планшет белән экскурсиягә килүче, Казан Кремленең кайчан һәм кем тарафыннан төзелгәнен, нинди тарихи шәхесләр кальгада булуын, шулай ук Казанның иң борынгы православие архитектурасы һәйкәлен – Благовещение Соборын каравын, Кол Шәриф мәчете интерьерларын, шәһәрнең архитектура символы - Сөембикә манарасын күрә.

Материалны иң уңайлы кабул итү өчен видеогид субтитрлар белән тулыландырылган. Видеогид белән бергә бирегә килүче Казан Кремле картасын да алачак, анда экскурсия вакытында тукталышлар билгеләнгән.

Яңа экскурсия өчен текстны җайлаштыруда сурдоператорлар һәм "Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге әгъзалары зур ярдәм күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100