news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Начар ишетүче балалар Түбән Камада башкару осталыгы конкурсында катнаша

Укучылар ишарәләп җырлау, хореография, ирекле номер (пантомима) номинацияләрендә осталыгын күрсәтәчәк

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, республиканың Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә 4 декабрьдә Начар ишетүче балаларның башкару осталыгы конкурсын уздыра.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, әлеге чарада Бөгелмә, Алабуга, Яр Чаллы, Казан һәм Әлмәт шәһәрләренең махсус (коррекцион) белем бирү учреждениеләреннән 110 баланың катнашуы көтелә. Укучылар ишарәләп җырлау, хореография, ирекле номер (пантомима) номинацияләрендә осталыгын күрсәтәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100