news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Начар чыгыш ясавыбызның сәбәпләрен беләм, төзәтеп булачак – Хавьер Грасия

Махачкаладагы уенда безгә мобильлек җитмәде, ди тренер.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футболчылары иртәгә Россия чемпионатының 19 нчы турында Үзәк стадионда «Оренбург» командасын кабул итә. Шул уңайдан уздырылган матбугат конференциясендә «Рубин»ның баш тренеры Хавьер Грасия каләм әһелләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Сезон дәвамында төрле көндәш белән төрле уен күрсәтергә туры килә. Үткән турда Махачкалада «Анжи» командасына каршы уенда нәтиҗәгә ирешсәк тә (Казан командасы 1:0 исәбе белән отты – ФС.), «Рубин»ның уеныннан канәгать калмадым. Комбинацияләр тудыру, һөҗүм оештыру ягыннан көчсез идек. Әмма җыеннар вакытында бу планда яхшы эшләгән идек. Шуңа да комбинацияле уенны тиешле дәрәҗәдә оештыра алуыбызга ышанам. «Анжи» һәм «Оренбург» – ике төрле команда, таләпләр дә төрле булачак. Әмма көндәшкә карамыйча, уңай нәтиҗәгә ирешергә кирәк», – диде Хавьер Грасия.

Испан тренерыннан үткән турдагы начар уенның сәбәпләрен ачыклау-ачыкламавы хакында да соралды. «Рубин» тәнәфес вакытында Испаниядә яхшы шартларда җыеннар уздырды, Махачкалада да кыр начар хәлдә түгел иде. Шуңа да Казан тамашачылары «Рубин»нан яхшы уен көтте, диелде.

«Әйе, начар уенның сәбәпләрен беләм. Берничәсен әйтә дә алам. Мисал өчен, безгә мобильлек җитмәде. Безнең уенчы туп белән булганда, партнерлары тиешенчә ачылмады, шуның аркасында туплы уенчы адресат таба алмады. Кыска паслар ярдәмендә сактан чыга һәм һөҗүмгә күчә алмадык. Сакта, кыр уртасында һәм һөҗүмдәге уенчыларга да мобильлек җитмәде. Кыр, дөрестән дә, комбинацияле уен күрсәтергә яраклы иде. «Анжи» – яхшы оешкан команда, әмма без яхшырак чыгыш ясарга тиеш идек. Ышанам, бу кимчелекне төзәтә алачакбыз. «Оренбург»ка каршы уенда барлык көчне куеп, өч очко алу өчен тырышачакбыз», – диде Казан командасының баш тренеры.

«Рубин»-«Оренбург» матчы 16:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100