news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда электр хуҗалыгы хезмәте башлыгына карата җинаять эше кузгатылды

Җир эшләрен башкарган вакыттан хезмәткәре зыян күргәннән соң, Чаллыдагы бер оешманың башлыгы суд каршына басачак.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә белдерүләренчә, 2026 елның 5 июнендә электр хуҗалыгы хезмәте башлыгы шәһәр предприятиеләренең берсендә тиешле рөхсәте булмаган хезмәткәргә җир эшләрен башкарырга кушкан. Траншея стеналары ныгытылмаган булганга, эшче балчык астында калып, авыр тән җәрәхәтләре алган.

Иминлек кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган. Ул судка тапшырылган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot