Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәбиуллина: Яхшы уңыш көзен инфляцияне төшерергә булышачак
Россиядә бөртеклеләрдән яхшы уңыш көтелүе көз көне инфляцияне акрынайтуга уңай йогынты ясар дип көтелә. Әмма бу илдә уздырыла торган акча-кредит сәясәтенә йогынты ясау факторы булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» соравына җавап биреп, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина әйтте.
«Көз көне яхшы уңыш - дезинфляция факторы, ул инфляцияне төшерергә ярдәм итәчәк. Әмма азык-төлеккә бәяләр тирбәнеше - бу сезон алмашу кысаларында гадәти эш һәм бу акча-кредит сәясәтенә йогынты ясый торган фактор түгел. Чөнки акча-кредит сәясәте тотрыклы факторларга җавап бирә, ә азык-төлек бәяләренең тирбәнеше вакытлы гамәл факторы булып тора», - дип аңлатты Нәбиуллина.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Банкы бүген төп ставканы 8 процентка кадәр киметкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз