news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәбиуллина Үзәк Банк төп ставканы рекордлы күрсәткечләргә кадәр арттыру сәбәбен аңлатты

Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина төп ставканы ике процент пунктка – 19 проценттан 21 процентка кадәр арттыру уңаеннан матбугат конференциясендә чыгыш ясады. Ул ни сәбәпле мондый адымга барырга туры килүен аңлатты.

«Сентябрьдән бәяләр арту тизләнде, инфляциянең көтелгән дәрәҗәсе артты, кредитлау тиз артуын дәвам итте. Предприятиеләр хезмәт ресурслары чикләнгән булу һәм югары йөкләнеш сәбәпле товарлар һәм хезмәтләр чыгаруны арттыруда проблемалар белән ешрак очраша башлады», - диде Нәбиуллина.

Агымдагы елда бюджет чыгымнарын өстәмә арттыру, тарифларны индексацияләү арттырылу һәм утильләштерү җыемы арту турында игълан ителде.

«Бу факторларның кайберләре инде быелгы югары инфляциядә (8-8,5 процент) чагылды. Икенче бер өлеше соңрак гамәлгә ашырылачак», – дип белдерде Нәбиуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot