news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәбиуллина: Үзәк банк инфляция буенча максатка ирешү өчен ташламалар ясарга җыенмый

Россия Банкы инфляциянең 4 процент дәрәҗәсендәге максат күрсәткеченә ирешү өчен «бернинди ташламалар ясарга» җыенмый. Бу хакта РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Регулятор «кырыс акча-кредит сәясәте чорына керергә» мәҗбүр булды, дип ассызыклады Нәбиуллина. Аның сүзләренчә, бу Россия икътисады өчен яңа вазгыять.

Үзәк банк җитәкчесе фикеренчә, әгәр кредит ставкасы арттырылмаган булса, кредитлау «шартлап» үсә башлаган булыр иде.

Моннан тыш, Нәбиуллина хәзерге вакытта Россиядә сәнәгать җитештерүен тиз темплар белән үстерү мөмкинлекләре чикле, дип саный. Икътисадны үстерүдә иң төп киртә булып җитештерү куәтләре җитмәү тора, диде ул.

Элегрәк, 25 октябрьдә, РФ Үзәк банкы төп ставканы еллык 19 проценттан рекордлы 21 процентка кадәр күтәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot