Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәбиуллина төп ставка 2024 елның икенче яртысында түбәнәя башлаячак дип фаразлый
Бу елда Россия Банкы төп ставкасы икенче яртыеллыкта төшәргә мөмкин — әмма илдә инфляция әкренәюнең тотрыклы тренды билгеләнгән очракта гына. Бу хакта Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина РИА Новостига биргән интервьюда белдерде.
«Әгәр безнең төп фаразга карасагыз, без быел ставканы киметү өчен аралыкны күбрәк икенче яртыеллыкта күрәбез», — дип билгеләп үтте Үзәк Банк башлыгы.
«Моның төгәл кайчан булачагы килә торган мәгълүматларга бәйле. Без инфляция кимү тенденциясенең тотрыклы булуына ышанырга тиеш», — дип ассызыклады Нәбиуллина.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматларына караганда, декабрьдә еллык инфляция 7,42 процент тәшкил иткән. Татарстанда ул түбәнрәк, шулай да 7,06 процент дәрәҗәсенә җиткән. Россия Президенты Владимир Путин бәяләрнең мондый үсешен дәүләт җитәкчелеге алдында торган «каршылыклар» исәбенә кертте.
Һаман да югары калучы инфляция басымы аркасында Үзәк Банкның директорлар советы 15 декабрьдә үк төп ставканы бер процентка — еллык 16 процентка кадәр күтәрергә карар итте. Төп ставка буенча киләсе утырыш 16 февральгә билгеләнгән.
Шул ук вакытта, Россия Банкы фаразларына караганда, алып барылган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, илдә еллык инфляция 2024 елда 4-4,5 процентка кадәр кимиячәк һәм киләчәктә 4 процентка якын булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз