news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәбиуллина Россия икътисадының баланслы үсеш темпларына күчүе турында белдерде

Россия икътисады инфляция темплары акрынаю һәм кырыс акча-кредит сәясәте гамәлдә булу шартларында үсешнең баланслы темпларына күчә. Бу хакта Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина регулятор директорлар советы утырышы йомгаклары буенча узган матбугат конференциясендә белдерде, дип яза «ТАСС».

Инфляция алып барылган акча-кредит сәясәте йогынтысында көтелгәннән дә тизрәк кими.

Нәбиуллина әйтүенчә, сайланган курс нәтиҗә бирә: төп ставка аша регулятор кредитлау процессларына тәэсир итә, һәм бу кредитларның да, гомумән икътисадның да үсешен әкренләп баланслы темпларга чыгару мөмкинлеген бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot