Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәбиуллина ел нәтиҗәләре буенча Россиянең тулай эчке продукты 1 процентка үсәр дип көтә
Аерым тармакларда дошман һөҗүме аркасында җитештерү куәтләре сафтан чыгуга да карамастан, 2026 ел нәтиҗәләре буенча икътисад үсеше 1 процент тирәсе тәшкил итәргә мөмкин. Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, елның икенче яртысында икътисад тулаем алганда үсеш траекториясенә чыккан. Шул ук вакытта, төрле тармакларда динамика сизелерлек аерыла.
«Без ел нәтиҗәләре буенча, хәтта пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә аерым тармакларда җитештерү куәтләре сафтан чыгуга да карамастан, тулай эчке продукт 1 процентка үсәр дип көтәбез. Әгәр бу фактор булмаса, икътисад үсеше югарырак булыр иде», – диде Нәбиуллина.

Ул икътисадка машина төзелеше, шул исәптән хәрби-сәнәгать комплексы тармаклары, халыкның керемнәре артуы ярдәм итүен билгеләп үтте. Ваклап сату һәм эчке ихтыяҗга йөз тоткан кайбер тармаклар да уңай динамика күрсәтә.
РФ Үзәк банкы башлыгы искәрткәнчә, регуляторның төп бурычларыннан берсе – инфляциянең артуына һәм даими рәвештә бәяләрне күтәрү аша җитештерүдә килеп туган кыенлыкларны кулланучылар җилкәсенә аударуга юл куймау.
Нәбиуллина сүзләренчә, бәяләр үсешен тоткарлау Үзәк банк һәм Россия Хөкүмәтенең уртак эшен таләп итә. Регулятор ихтыяҗга төп ставка һәм кредит бирү күләме аша йогынты ясый, ә Хөкүмәт товарлар һәм хезмәтләр тәкъдимен киңәйтүгә комачаулый торган чикләүләрне бетерү белән шөгыльләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз