Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәбиуллина: Инфляциянең 4 процентлы максатка кайтуда «тормоз юлы» 2025 елны тулаем алачак
Инфляциянең 4 процент тәшкил иткән максатка кире кайтуда «тормоз юлы» 2025 елны тулаем алачак һәм 2026 елның бер өлешен дә эләктерәчәк. РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина ВТБның «Россия чакыра!» форумында шулай дип белдерде.
«Безгә инфляцияне киметергә кирәк һәм ул әлегә акрынаймады. Быел инфляция киләсе елга караганда югарырак булачак. Безнең максатка кадәр тормоз юлы киләсе елны тулаем алачак һәм хәтта 2026 елны да эләктерәчәк», - диде ул.
Нәбиуллина элегрәк белдергәнчә, 2024 елда илдә еллык инфляция максатчан күрсәткечтән ике тапкыр югарырак (8-8,5 процент) булыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз