Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәбиуллина: Инфляция быел куелган максаттан ике тапкыр югарырак булачак
2024 елда еллык инфляция максаттагы күрсәткечтән ике тапкыр югарырак – 8-8,5 процент булачак, дип фаразлана. Мондый саннарны Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Үзәк банк директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә атады.
«Төп ставка шактый артуга карамастан, инфляция быел максаттагы күрсәткечтән ике тапкыр югарырак булачак», - диде ул.
8-8,5 процент дәрәҗәсендәге инфляция төп ставканы арттыру механизмы эшләми дигәнне аңлатмый. «Аны арттырмаган очракта инфляция күпкә югарырак булыр иде», - дип аңлатты Үзәк банк башлыгы.
Бүген РФ Үзәк банкы төп ставканы еллык 19 проценттан 21 процентка кадәр арттырды. Нәбиуллина әйтүенчә, директорлар советының декабрьдә узачак утырышында төп ставканың тагын арттырылу варианты мөмкин. Шулай ук, Үзәк банк белдерүенчә, 2025 елда акча-кредит сәясәте кырысландырыла ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз