Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәбиуллина: Якынча 17 млн россияле үз исеменә кредит алуны тыйган
2025 елның мартыннан гамәлдә булган кредитларны ирекле тыю механизмы бик кирәкле булып чыкты – аннан якынча 17 млн россияле файдаланды, дип белдерде Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина Федерация Советы утырышында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Үзәк Банк башлыгы ассызыклаганча, механизмны активлаштыру өчен кешегә билгеле бер гамәлләр башкарырга кирәк.
Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Татар-информ»га биргән интервьюсында белдергәнчә, үз исемеңә кредитлар алуны тыю аферистлардан саклануның нәтиҗәле ысулы булды.
Берләшкән кредит бюросы мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче 375 меңнән артык кеше үз исеменә кредит алуны тыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз