«Беләсезме икән – мин «Азат хатын» («Сөембикә») журналының баш мөхәррире булган, «Ак калфак» оешмасын оештырган Роза Туфитуллова турында китап язган идем. Ул югары классларны Азнакайда укый. Кем белән бер сыйныфта дисезме? Марсель Галиев белән бер сыйныфта укый. Роза – Аксубай кызы, мишәр. Бик актив дип, моны мәктәпнең комсомол секретаре итеп сайлап куялар.
Бу сыйныфта нинди генә чара узса да, бөтенесе тыңлый, бер Марсель генә буйсынмый. Розаның мишәрчә сөйләгәненнән дә гел Марсель көлә. Роза апа әйтә: «Марсельне буйсындыра алмадым», – ди. Ул дәрестә Бөек Ватан сугышы чорындагы «Молодая гвардия» катнашучыларының сурәтен ясап утырган. Роза апа аны талантлы рәссам булыр дип уйлаган, язучы булыр дип, күз алдына да китермәгән.
Монда килер алдыннан Роза апа белән сөйләштем. Ул бик күп сәламнәрен әйтеп җибәрде. Ул бүгенге көндә сине рәссам буларак түгел, татарның бөек язучы буларак тануын әйтте. Азнакайдан гына шундый кешеләр чыга ала», – ди ул.
Азнакайда Марсель Галиевның музее-иҗат лабораториясе ачылу тантанасында катнашып, анда яңгыраган фикерләрне «Интертат» өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.