news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәбирә Гыйматдинова: Әдәби Сабан туе укыган әсәрләрнең уңышын җыю өчен кирәк

Сабан туе бала күңелендә китапка мәхәббәт уята, ди ул.

Нәбирә Гыйматдинова: Әдәби Сабан туе укыган әсәрләрнең уңышын җыю өчен кирәк
Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Байлар Сабасында Әдәби Сабан туе узды. Язучы Нәбирә Гыйматдинова әдәбиятта Сабан туе булырга тиеш, дигән фикердә. 

«Мондый җыеннар безнең халык өчен бик кирәк. Татар китабын укучылар кими дип зарланырга яратабыз, ләкин ул зарланудан файда юк. Кемдер, нидер эшләргә тиеш. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч Сабан туе уза, әдәбиятта да Сабан туе булырга тиеш. Ул еллар буе укыган әсәрләрнең уңышын җыеп алу өчен кирәк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сабан туенда әдәби марафонда катнашучылар бүләкләнде. Анда 400дән артык бала катнашкан. Балалар бүген мәйданнан язучылар белән җитәкләнешеп узды.

«Мәйданнан бәләкәй кызны җитәкләп бардым, аның кулында татар китабы. Бу көн аның хәтерендә матур мизгел булып калачак. Бу Сабан туе бала күңелендә китапка мәхәббәт уята. Бу гадәт алга таба дәвам итсен иде. Бу чараны мин бик зур бәйрәм кебек кабул итәм», – ди язучы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot