news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәби Дәүлинең кызы Наилә: Әтием кешеләрне яратты, шат күңелле кеше булып кала белде

«Кеше мәңге яши алмый, әмма халык арасында исеме яшәсә, ул кеше бәхетле була», - диде Наилә Камалова.

Нәби Дәүлинең кызы Наилә: Әтием кешеләрне яратты, шат күңелле кеше булып кала белде
Флюра Абдуллина

Фронтовик-язучы Нәби Дәүли туган көне уңаеннан Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә студентлар белән очрашу узды. Очрашуда Нәби Дәүлинең кызы Наилә Камалованың әтисе турындагы хатирәләре яңгырады.

«Мин әтигә яратып «әтием» дип эндәшә идем. Кызганыч, 80, 90, 100 еллык юбилеен без аннан башка гына үткәрдек. Әтием кешеләрне яратты, оптимист булды, нинди генә киртәләргә карамастан, шат күңелле кеше булып кала белде. Әтине искә алып торучыларга рәхмәт. Кеше мәңге яши алмый, әмма халык арасында исеме яшәсә, ул кеше бәхетле була», - диде Наилә Камалова.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина әйтүенчә, институтта Нәби Дәүлинең даими экспозициясе эшли. «Биредә 40тан артык экспонат бар. Аларны кызлары Наилә һәм Гөлфия Дәүләтшиналар тапшырды. Шулай ук якташлары бүләк иткән мәкаләләр, китаплар җыелды. Татарстан музейларында Нәби Дәүли белән бәйле экспонатларның нөсхәләрен җыйнадык. Экспонатлар арасында Нәби Дәүлинең фронттан язылган бердәнбер хаты, төрле елларда төшкән фотосурәтләре, язучының фикерләре тупланган китаплары бар», - диде ул.

Очрашуда Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина истәлекләре белән уртаклашканнан соң, әтисенең шигырьләрен сөйләде. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова Ватан өчен гомерләрен кызганмаган олуг шәхесләрнең исемнәрен истән чыгармасак иде, дигән киңәшләрен юллады, ана теленең кадерен белергә, күп телләрдә аралашу әһәмиятенә тукталды.

Кичәдә Нәби Дәүлигә багышланган фильм күрсәтелде. Соңыннан студентлар арасында викторина уздырылды. «Сорауларга җавап бирүчеләр Нәби аганың яраткан ризыгы - прәннек белән авыз итү бәхетенә иреште. Аны Нәби аганың кызы Гөлфия ханым алып килгән иде», - диде Флюра Абдуллина. Искә алу чарасы «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.

Бүгенге чарага язучының якташлары – хезмәт ветераннары Гөлсирә һәм Минәхмәт Фәйрушиннар, Сания Галимова, Илдар Миңгәрәев килде. Нәби Дәүлинең кызлары Базарлы Матакта урнашкан Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы, аның директоры Фәридә Яруллина, Казан кооператив институты, Әлки районы якташлыгы җитәкчесе Алсу Нәбиевага, Әлки районы администрациясе һәм Флюра Абдуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Флюра Абдуллина Наилә Камалованың әтисе турында истәлекләрен җибәргән хаты аша укыды. Наилә ханым сәламәтлеге аркасында килә алмады.

  • Нәби Дәүли 1910 елның 1 июнендә Татарстанның Әлки районы Мәүләшә (Яңа Камка) авылында туа. Нәби Дәүлинең беренче язмалары 1928 елда «Пролетар» газетасында чыга. Соңыннан ул шушы газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
  • 1935 елда Нәби Дәүли Казанга кайта. Сугышка кадәр «Татарстан яшьләре» редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу елларда аның «Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь» дигән шигырь җыентыклары басылып чыга.
  • Нәби Дәүли сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. 1941 елның август аенда Орша тирәсендә барган сугышларның берсендә чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә. Аны Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла. Аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла.
  • 1945 елның декабрендә Нәби Дәүли Казанга кайта. Башта рәссам-бизәүче булып эшли. 1956 елдан башлап әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. «Берлинда окоп» (1956), «Авыл дәфтәре» (1954—1967), «Яшәү белән үлем арасында» (1958) повесте, «Җимерелгән бастион» (1965) романы һ.б. әсәрләре аша таныш. Нәби Дәүли 1989 елның маенда Казанда вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100