news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә яшәүче 56 яшьлек хатын-кызның башына түбәдән боз кисәге төшкән

Бөгелмәдә яшәүче 56 яшьлек хатын-кызга өй түбәсеннән боз кисәге төшкән. Башы җәрәхәтләнгән хатын-кызны носилка белән алып киткәннәр.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортка «ЖЭУ-6» идарә компаниясе хезмәт күрсәтә. Аның җитәкчеләрен хәзер тикшерү көтә.

Хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Бөгелмә шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Илнур Сәетов килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot