news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КазанФорум»ның хатын-кызлар трегында ислам дөньясында ясалма фәһем турында сүз барачак

«КазанФорум» кысаларындагы «Хатын-кыз карашы» трегы чараларында хатын-кыз эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, инновацион проектлар һәм кооператив инициативалар, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышачаклар, дип хәбәр итте форумны оештыручылар.

Быел беренче тапкыр «Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма фәһем чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясе узачак, аны ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. Анда катнашучылар уңышлы бизнес-кейслар (шул исәптән IT өлкәсендә), процессларны оптимальләштерү, ихтыяҗны фаразлау һәм тотрыклы икътисади модельләр булдыру өчен ясалма фәһемне куллану турында фикер алышачак.

«Хатын-кызларның карьера траекторияләре: мөмкинлекләр, сынаулар һәм үсеш перспективалары», «Икътисадта хатын-кызлар: халыкара хезмәттәшлек векторлары» (Евразия хатын-кызлар форумы советы), шулай ук «Икътисади үсештә хатын-кыз факторы: гаилә, җәмгыять, киләчәк» (Россия Хатын-кызлар берлеге) трекның мөһим сессияләре булачак.

Россия, Бразилия, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кения, Таиланд, Гана, Пакистан, Көньяк Африка Республикасы, Азәрбайҗан, Камерун, Мисыр, Сьерра-Леоне, Оман, Малайзия, Вьетнам, Лаос, Һиндстан, Казахстан, Индонезия, Кыргызстан һәм башка илләрнең эшмәкәр хатын-кызлары һәм экспертлары дискуссияләрдә катнашачагын раслады инде.

Форумда катнашучылар арасында «Рабыня Изаура» сериалы актрисасы Луселия Сантос та бар. Ул дискуссияләрдә катнашырга, бизнес вәкилләре белән очрашулар уздырырга һәм Modest Fashion Day мода күрсәтү чарасына килергә ниятли.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, «Хатын-кыз карашы» трегы гүзәл затларның икътисадтагы роле турында фикер алышу, гамәли инициативалар булдыру һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү мәйданчыгы булып тора. Инде өченче ел аббасид принцессасы Зөбәйдә бинт Джафар исемендәге «Halal Business Woman» һәм «Halal Charity Woman» халыкара премияләре үткәрелә. Быел ул бизнеста һәм хәйриячелектә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларга тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot