news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә атмосфера фронты Татарстанга яңгырлар алып килә һәм бераз суыта

Ял көннәрендә атмосфера фронты Татарстанга яңгырлар алып килә һәм бераз суыта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Атна ахырында атмосфера фронты Татарстанга янә тотрыксыз һава торышы алып килә, республика территориясендә температура фоны түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 10 июльдә, төбәктә синоптик вазгыять әле сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән, нигездә республиканың көнчыгышында, кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшү ихтималы да бар.

Җомга көнне һава температурасы көндез +14..+19 градус, төнлә +21..+ 26 градус тәшкил итәчәк, ә Татарстанның көньягында һәм көнбатышында көндезге сәгатьләрдә һава +30 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә, 11 июльдә, кайбер урыннарда шулай ук кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез +23..+28 градус тәшкил итәчәк.

Метеошартлар якшәмбе, 12 июльдә үзгәрә: республика аша атмосфера фронты узачак. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус тәшкил итсә, ә көндез +20..+25 градустан артмаячак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 13 июльдә, төбәктә һава торышы тотрыксыз булып кала. Яңгырлар дәвам итәчәк, ә көндез термометрның терекөмеш баганасы +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot