news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Дума депутатларын сайлауга рекордлы санда журналист аккредитацияләнгән

18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга 450гә якын журналист аккредитацияләнгән, бу – республикада оештырыла торган сайлау кампанияләре өчен рекорд. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Бүген бездә сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга матбугат чараларын аккредитацияләү тәмамлана. 450гә якын журналист һәм 87 гаммәви мәгълүмат чарасы аккредитация алды инде. Бу – алдагы сайлау кампаниясенә карата кызыксынуның зур булуын сөйли торган рекорд», – диде ул.

Моннан тыш, сайлауда эшләү өчен 14 меңгә якын күзәтүче әзерләнгән һәм видеокамералар урнаштырылган. Бу чараларның барысы да процессның ачыклыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot