news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иделдә көймә әйләнеп капланган, бер ир-ат батып үлгән, икенчесе исән калган

Фаҗига Казанда, Идел елгасында «Дубки‑2» бакчачылык ширкәте янында булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ике ир-ат пластик көймәдә йөзгән, яннарында этләре дә булган. Кайсыдыр мизгелдә көймә әйләнеп капланган. Ир-атларның берсе эт белән бергә яр буена йөзеп чыга алган, ә икенчесе югалган. Соңрак коткаручылар яр буеннан 100 метр ераклыкта һәм 3 метр тирәнлектә батып үлгән ир-атның мәетен тапкан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстанда кече суднолар навигациясе әле 25 апрельдә генә башлануы турында искәрттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot