news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртүче зебрада җәяүлене бәрдергән мизгел видеога эләккән

Татарстан башкаласында хатын-кыз машина йөртүче җәяүлене бәрдергән мизгел видеога эләккән. Язманы шәһәр интернет-берләшмәләренең берсендә урнаштырганнар.

Юл-транспорт һәлакәте Себер тракты һәм Пионер урамы чатында була. Кадрларда хатын-кызның җәяүлеләр кичүе буйлап юл аша чыгуы күренә. Бу вакытта аны сулга борылучы җиңел автомобиль бәрдерә. Үтеп баручылар зыян күрүчегә җирдән торырга ярдәм итә, бераз соңрак аның янына хатын-кыз йөртүче дә килеп җитә.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, машина йөртүче авария урыныннан киткән. Полиция хезмәткәрләре аны эзләп тапкан инде.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 74 яшьлек хатын-кыз җәяүле зыян күргән, дип ачыклык керттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot