Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Миллениум» күперендә ике мотоциклчы катнашындагы авария видеога эләккән
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе Казанның «Миллениум» күперендә мотойөреш вакытында булган юл-транспорт һәлакәте видеосын тәкъдим итте. Язмадан күренгәнчә, бер мотоцикл алда барган икенче мотоциклга килеп бәрелгән.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәреннән килгән, Honda NC мотоциклы белән идарә иткән 42 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм Түбән Новгородта яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз «иярләгән» Honda CTX700 мотоциклы белән бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике хатын-кыз да хастаханәгә озатылган.
Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, бер мотоциклчы әлегә хастаханәдә кала, ә икенчесен өенә кайтарып җибәргәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз