Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Валерий Фальков V Казан глобаль яшьләр саммитына килә
26-30 августта узачак V Казан глобаль яшьләр саммитында Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та катнаша. ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Валерий Фальков саммит кысаларында узачак югары уку йортлары ректорлары саммитында катнаша. мәгарифтә яңа технологияләр куллану, кадрлар әзерләү һәм югары уку йортларының предприятиеләр белән багланышлары аның төп темалары булачак», – дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.
Хәрәкәтне оештыру турында указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз