Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уралда укытучы «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» вакытында укучыны тезләндергән
Свердловск өлкәсенең Косулино бистәсе мәктәбендә физкультура укытучысы «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» вакытында тугызынчы сыйныф укучысын тезләндергән. Бу хакта «Куркынычсыз интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә шуның видеосы таралган. Ир-ат мәктәп укучысын тезләнергә мәҗбүр иткән һәм аның аркасына суккан. Хәбәр ителгәнчә, үсмер арткы партада дуслары белән сөйләшеп утырган һәм дәрес алып барырга комачаулаган. Тугызынчы сыйныф укучысын такта янына чыгарганнар, шуннан соң физкультура укытучысы аңа карата көч кулланган.
Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү башлаган, ә Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, дип белдерде Мизулина МАКС мессенджерында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз