news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 3,6 мең квадрат метрлы участокта яңа мәчет төзеләчәк

Чаллының 32нче комплексында яңа мәчет төзергә ниятлиләр. Сүз «Кәүсәр» мәчете янындагы 3,6 мең квадрат метр мәйданны биләгән участок турында бара, анда зур бина сафка бастырырга җыеналар. Җәмигъ мәчетен төзү эшләре тәмамлангач әлеге проектны тормышка ашыруга керешергә мөмкинләр, дип хәбәр итте шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Chelny-biz.ru порталына.

Алынган мәгълүматларга караганда, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының күп фатирлы торак төзелеше зонасындагы территорияне дини идарә һәм мәгариф өчен кулланырга рөхсәт бирү турындагы боерык проекты әзер инде. Бу мәсьәләне җәмәгать тыңлауларында карарга мөмкиннәр.

Әлфәс хәзрәт аңлатканча, мәчетнең гамәлдәге бинасы вакытлыча төзелгән һәм хәзер барлык дин тотучыларны да сыйдыра алмый. Аның сүзләренчә, яңа бина «Кәүсәр» исемен саклап калыр, мөгаен, чөнки Аллаһ йорты шул адрес буенча теркәлгән. Шулай ук төзелеш эшләре Җәмигъ мәчетен торгызу тулысынча тәмамланганнан соң гына башланачак.

«Кәүсәр» мәчете – Яңа шәһәрнең 32нче комплексында, «Крылатый» торак комплексы янында урнашкан бер манаралы кечкенә бина. Аны 2004-2005 елларда архитектор Маркиз Басыйров проекты буенча төзегәннәр. Янәшәдә мәхәллә кешеләре өчен мини-кластер оешкан: мөселман балалар клубы эшли, мөселман киемнәре кибете һәм «Хәләл» кафе-ашханәсе ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot