news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бассейнда баланың башына суккан тренерга карата җинаять эше кузгатылды

Казан бассейннарының берсендә баланы кыйнаган тренерга карата җинаять эше кузгатылды.

Элегрәк социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, бер балалар бакчасының тренеры 5 яшьлек сабыйның башына такта белән суккан һәм аны суга чумдырып алган.

Россия Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, берьюлы ике маддә буенча (бала тәрбияләү бурычын үтәмәү һәм ваемсызлык) җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы турында ведомство башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot