news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүмен аклаган өчен Татарстан кешесенә җинаять эше ачылды

Украина Кораллы Көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүмен аклаган өчен Татарстан кешесенә җинаять эше кузгатылды.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Казанда яшәүче 34 яшьлек ир-ат Украина һөҗүмнәрен аклаган комментарийларны Telegram мессенджерында урнаштырган. Табылган материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган, шуннан соң ир-атка карата террорчылыкны аклау турында җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә. Казан кешесенә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot