Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда буран, көчле җил һәм күз күременең 500 метрга кадәр начараюы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Иртәгә, 14 декабрьдә, Татарстан янә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада урыны белән, бүгенге кебек үк, көчле кар явачак. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая.
Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәя. Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, ә 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.
Шул ук вакытта, Казанда җилнең тизлеге секундына 17 метрдан артмаячак. Көндезге сәгатьләрдә ТР башкаласында буран фаразлана.
Төбәк юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз