Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанның «Ракета» стадионында тимераякта шуу сезоны ачыла
28 ноябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында тимераякта шуу сезоны ачыла. Беренче ял көннәрендә шугалак ике көн ачык булачак: шимбә – 18:00-21:00, якшәмбе – 17:00-21:00 сәгатьләрдә. Бу хакта Казанның Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иттеләр.
Стадионда тимераяклар прокаты эшләячәк. Инвентарь бәясен «Ракета» физкультура-спорт оешмасының социаль челтәрләрендә белергә мөмкин. Җиде яшькә кадәрге балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бушлай шуа ала.
Шугалакның мәйданы 7,8 мең квадрат метр тәшкил итә, аны әзерләү өчен 800 тонна су файдаланылган. Сезон ачылышына ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 30ар пар тимераяк, шулай ук шуарга өйрәнүчеләр өчен биш терәк сатып алынган. Хәзер стадионда барлыгы 282 пар тимераяк һәм 15 терәк бар.
Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында тагын бер шугалак әзерләнә. Аны 4-5 декабрьдә ачарга ниятлиләр. Сезон башына анда 52 пар тимераяк сатып алынган, инвентарьның гомуми саны 550 парга җитәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз