Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советында яңа инновацион проектлар тәкъдим ителде
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада катнашучылар нефть, газ, химия тармагының алга таба инновацион үсешенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге федераль тикшеренү үзәгенең Казан биохимия һәм биофизика институты профессоры, биология фәннәре докторы Татьяна Горшкова биоикътисадны үстерү контекстында үсемлек биомассасының потенциалы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, үсемлек биомассасын тирәнтен һәм комплекслы эшкәртү буенча фәнни-технологик проект биоикътисадны технологик тәэмин итүгә бәйле яңа илкүләм өстенлеккә кертелгән.
Проект Татарстанда ихтыяҗ булган яңартыла торган ресурслардан инновацион продуктлар һәм материаллар әзерләүгә юнәлдерелгән. Эш кысаларында биологик таркала торган материаллар – гидрогельләр, композитлар һәм пребиотик өстәмәләр, шулай ук функциональ һәм азык-төлек продуктлары, биотерапия чаралары, медицина һәм текстиль сәнәгате өчен материаллар җитештерү технологияләре эшләнгән инде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы культуралары генотипларын геном һәм биоинженерия алымнары кулланып адреслы модификацияләү буенча карарлар гамәлгә кертелә, бу продукция ассортиментын шактый киңәйтергә һәм аның рентабельлеген арттырырга мөмкинлек бирә.
Шуннан соң микроцеллюлоза буенча проект тәкъдим ителде, ул җитештерүнең тулы циклы технологиясен булдыруны күздә тота. «Грин Файбер» (Калуга өлкәсе) генераль директоры Алексей Захаров хәбәр иткәнчә, компания Россиядә микрокристаллик целлюлоза һәм тулы цикллы наноцеллюлоза җитештерүне оештыру проектын гамәлгә ашыра.
Ул билгеләп үткәнчә, проектның төп өстенлекләреннән берсе - импортны алыштыру, чөнки элек микрокристаллик целлюлоза Россиягә тулысынча чит илдән кайтартыла иде. Башка өстенлекләр арасында ул югары рентабельлелекне, җитештерүне җәелдерүне һәм технологик процессларны оптимальләштерү нәтиҗәсендә чит ил тиңдәшләреннән түбәнрәк булган продукциянең көндәшлеккә сәләтле бәясен атап узды.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз