news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Совет районы юлларын карап тотуга 819 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Казанның Совет районы юлларын карап тотуга 819 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Фото: © «Татар-информ»

Казанның Совет районы территориясендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын һәм аларны төзекләндерү элементларын карап тотуга электрон аукцион игълан ителде. Контрактның башлангыч бәясе – 819 955 992,16 сум, диелә Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы хәбәрендә.

Эшләр исемлегенә кышкы чорда (574,8 миллион сум) һәм җәйге чорда (173,7 миллион сум) автомобиль юлларын, кышкы (20,9 миллион сум) һәм җәйге (4,7 миллион сум) чорларда квартал эче юлларын карап тоту, яшелләндерү объектларын тәртиптә тоту (36,7 миллион сум), куркынычсызлык киртәләрен, тукталыш павильоннарын һәм автомат су сибү системасын ремонтлау һәм карап тоту керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot