news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада 29 һәм 30 декабрь генә эш көннәре булачак

Киләсе атнада 29 һәм 30 декабрь генә эш көннәре булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2025 елның соңгы атнасы кыска һәм бары ике эш көненнән генә торачак, шуннан соң россиялеләрне иң озын Яңа ел каникулларының берсе көтә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякинага («Бердәм Россия») сылтама белән хәбәр итә.

Депутат аңлатканча, эш көннәре ике генә көн (29 һәм 30 декабрь) була, ә 31 декабрьдә, ял көнен күчерү сәбәпле, ял итәчәкбез.

Стенякина сүзләренчә, 2026 елның беренче эш көне дүшәмбе, 12 гыйнварга туры килә, шуңа күрә алда торган Яңа ел каникуллары соңгы еллардагы иң озын бәйрәмнәрнең берсе булачак.

Парламентарий шулай ук эш бирүчеләрнең гыйнвар аенда эшләми торган көннәр саны күп булу сәбәпле хезмәткәрләрнең эш хакын киметергә хакы юклыгын да искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot