Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тамбов өлкәсендәге Wildberries складында пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң янгын чыккан
Тамбов өлкәсенең Котовск шәһәрендә пилотсыз очу аппараты һөҗүменнән соң Wildberries логистика үзәгендә янгын чыккан. Бу хакта төбәк губернаторы Евгений Первышов хәбәр итте.
«Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә Wildberries логистика үзәгендә янгын чыкты. Янгын мәйданы 100 мең квадрат метрдан артып китә», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә бер кешенең баш мие селкенгән. Барлык хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.
Узган төндә өлкәдә барлыгы 16 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән. Моннан тыш, пилотсыз очкыч төшкәннән соң бер бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортта янгын чыккан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз