news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң Ozon складында янгын чыккан

Саратовта пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң Ozon складында чыккан янгынны сүндерәләр. Бу хакта маркетплейсның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Саратовтагы безнең логистик үзәк пилотсыз очкыч һөҗүменә дучар булды. Без хезмәткәрләрне оператив рәвештә эвакуацияләдек, якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Янгын башланды, урында ашыгыч хезмәтләр эшли», – дип белдерделәр маркетплейста.

Логистик маршрутлар яңадан төзелгәнче, Саратов шәһәрендә һәм өлкәдә клиентларның заказлары һәм сатучыларның товарлары кабул ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot