Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 5881 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1253е -балалар, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Талпаннан зыян күрүчеләрнең күбесе Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Әлмәт районында теркәлгән.
Талпан боррелиозының – 10, талпан энцефалитының читтән кертелгән өч очрагы ачыкланган. Урман бете кадалу очраклары Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскида ял иткән вакытта булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз