news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мобиль поликлиникалар Татарстан районнарында яшәүче 22 меңнән артык кешене тикшергән

Бүгенге көнгә мобиль поликлиникалар, Татарстанның 27 районына барып, 22 меңнән артык кешене тикшергән. ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.

«Тикшерелгәннәрнең 13 процентында беренче тапкыр теге яки бу авырулар ачыкланган. Һәр өченче пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән. 3,5 проценты хастаханәгә озатылган», - дип язган сәламәтлек саклау министры.

Бүген биш «мобиль поликлиника» республиканың ерак районнарында эшен дәвам итә. Профилактик ярдәмне, шул исәптән «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру кысаларында да, Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе белгечләре күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot