Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балаларына питбайк сатып алган ата-аналарга карата 12 җинаять эше ачылган
Татарстанда балаларына питбайклар һәм мотоцикллар сатып алган ата-аналарга карата унике җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар билгеләп үткәнчә, барлык очракларда да ата-аналар балаларының гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куюларын аңлап, аларга техника сатып алган һәм ирекле файдалануга тапшырган. Нәтиҗәдә, балалар аварияләргә юлыккан, кайбер юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр дә булган.
Дүрт очракта ата-аналар җинаять җаваплылыгына тартылган, ә сигез җинаять эше әле карала.
«Хөрмәтле ата-аналар! Тагын бер кат искәртәбез: питбайклар, мотоцикллар, квадроцикллар, кар автомобильләре – балалар уенчыгы түгел. Аларның аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен онытмагыз», – диелә ЮХИДИ хәбәрендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз