Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә Сөембикә манарасын һәм диварларны реставрацияләүгә 1 млрд сум юнәлдерелә
Казан Кремлендә 2026 елның җәендә реставрациянең яңа этабы башлана: крепость диварларының дүрт торыгына - 800 миллион сумга якын, Сөембикә манарасына тагын 136 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Сүз диварларның Спас манарасыннан алып Көньяк-көнбатыш манарага, Преображенский манарасыннан алып Биш кырлы манарага, Биш кырлы манарадан алып Исемсез манарага һәм Исемсез манарадан алып Төньяк-көнбатыш манарага кадәрге участоклары турында бара. Эшләрнең гомуми мәйданы якынча 13,5 мең кубометр тәшкил итәчәк.
«Объектлар идеаль хәлдә дип әйтә алмыйбыз, әлбәттә. Грунтлар хәрәкәте бара, вазгыять үзгәрә, җир асты сулары һәм башкалар», – дип аңлатты Гущин.
Реставрация барышында фундаментларны ныгытырга, кирпеч диварны һәм аркаларны, шулай ук сугыш кораллары өчен махсус уемнарны торгызырга ниятлиләр. Моннан тыш, торыкларда тарихи такта түбәне яңартачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз