news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел инженеры» республика бәйгесенә 372 гариза килгән

Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

VI «Ел инженеры» Республика конкурсына 372 гариза килгән, барлыгы 354 катнашучы теркәлгән. Чараны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында сүз шул хакта барды, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, тугыз конкурсант - ике, өчесе - өч, ә тагын берсе дүрт номинациядә гариза биргән.

Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Оештыру комитеты утырышын үткәргән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов быел гаризаларны рәсмиләштерү сыйфаты сизелерлек яхшыруын билгеләп үтте.

Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, узган елдагы кебек үк, конкурста сигез югары уку йорты катнаша. Шул ук вакытта, җәлеп ителгән җитештерү оешмалары саны 60тан 70кә кадәр арткан.

Конкурс «Киләчәк инженерлары», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казаныш, компетентлылык» категорияләрен үз эченә ала. «Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә иң күп гариза бирелгән. Анда 35 яшькә кадәрге эшләүче инженерлар һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре катнаша.

Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Номинацияләр арасында «Авыл хуҗалыгы техникасы» һәм «Машина төзелеше» иң күп катнашучыны җәлеп иткән. Яңа «Робототехника, ясалма фәһем» номинациясенә яшьләр арасында ихтыяҗ зур булып чыккан.

Оештыру комитеты бу утырышта «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин рәислегендәге конкурс комиссиясе составын раслады. Бәйгенең көндезге этабы 22-23 декабрьгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot