news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Яшь тамашачы театрын төзекләндерүгә 665 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Казанда Яшь тамашачы театрын төзекләндерүгә 665 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда Яшь тамашачы театры биналарын (Островский урамы, 10 һәм 12) реконструкцияләүгә 665,7 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Проектның заказчысы - Татарстан Республикасы Баш төзелеше. Финанслар республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Реконструкция эшләрен 2027 елның 18 гыйнварына тәмамлау күздә тотыла.

Проект җир эшләрен, фундаментларны ныгыту, тышкы киртә конструкцияләрен торгызу, түбәне монтажлау һәм фасад эшләрен үз эченә ала. Шулай ук эчке бизәкләү эшләре һәм инженер системаларын – санитар-техник, электротехник һәм торбаүткәргеч системаларын төзекләндерү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot