news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пилотсыз очкычлар фәнни-җитештерү үзәген үстерүгә 2 миллиард сум юнәлдереләчәк

Казанда пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген үстерүгә 2 миллиард сум юнәлдереләчәк. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген булдыру турында карар кабул итте. Августта ул федераль бюджеттан субсидиягә сайлап алу узды. Республика акчалары белән бергә бу максатларга 2 миллиард сум юнәлдереләчәк», - дип билгеләп үтте ул.

Пилотсыз авиация системаларына бүген күп өлкәләрдә, шул исәптән фәндә һәм авыл хуҗалыгында да ихтыяҗ бар, дип өстәде вице-премьер.

Россиядә фәнни-җитештерү үзәкләре «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot