news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда Казанда юл челтәрен үстерүгә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән

2026 елда Казанда юл челтәрен үстерүгә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Татарстан башкаласында юл челтәрен үстерүгә, ремонтлауга һәм төзекләндерүгә барлыгы 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, юл челтәрен ремонтлауга 18,2 миллиард сум юнәлдерелгән. Моннан тыш, 890 миллион сум – яңгыр канализацияләрен ремонтлауга, 3,5 миллиард сум – юл объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, тагын 4,6 миллиард сум «Безнең ишегалды» программасына бүленгән. Гомумән алганда, ремонт һәм төзелеш эшләре 204 юл участогын колачлаган.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, республика һәм шәхсән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без юлларны ремонтлау буенча югары темпларны саклыйбыз. Быел 130 чакрым юл тәртипкә китерелде. Һәм бу эшне автомобиль йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, шәһәребез кунаклары да тоя», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар – РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешүнең һәм илнең 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп алымнарыннан берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot