Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы предприятиедә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгәннән соң чыккан янгынны сүндерәләр
Уфадагы предприятиедә пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгәннән соң чыккан янгынны сүндерәләр, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
«Уфага пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Берничә пилотсыз очкыч нефть эшкәртү заводларына таба хәрәкәт иткәндә бәреп төшерелде, берсенең ватыклары сәнәгать зонасында төште, зыян күрүчеләр юк», — дип язган ул.
Шулай ук Хәбиров сүзләренчә, тагын бер дрон торак йортка төшкән. Хәзерге вакытта махсус хезмәтләр янгынны сүндергән, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз