Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика көнендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды
Бүген Татарстан Республикасы көнендә «Казан» Гаилә үзәге янында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча мобиль пункт ачылды.
«Биредә теләгән һәркем хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен, нинди өстенлекле юнәлешләргә контракт төзергә мөмкин һәм хәзер нинди вазифаларның буш булуын белә ала. Безнең мобиль пунктта теләгән кеше автоматны сүтеп-җыеп, симуляторда дрон операторы сыйфатында үзен сынап карый ала», – дип сөйләде Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Ул Пилотсыз системалар гаскәрләре хәзерге вакытта төп юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
«Хәзер 50нче «Варяг» бригадасына кешеләр җыялар, алар Татарстан территориясендә Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Укулар Пилотсыз системалар гаскәрләре частьләрендә ай ярымнан алып өч айга кадәр дәвам итә», – дип өстәде ул.

Татарстанда бер еллык махсус контрактны медицина хезмәткәрләре - табиблар һәм урта медицина персоналы да төзи ала. Кандидатның югары яки урта махсус белеме булырга тиеш. Сәламәтлек торышы һәм яше буенча хәрби хезмәткә яраклы булу да таләп ителә. Ир-атлар 18 яшьтән 65 яшькә кадәр, хатын-кызлар 45 яшькә кадәр хәрби хезмәткә яраклы.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Варяг» 50нче аерым Пилотсыз системалар гаскәрләре бригадасына («Сталинские соколы» бүлекчәсе шуның составында эшли) контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар.
«Сталинские соколы» бүлекчәсендә хәрби хезмәткәрнең хезмәт хакы, бер тапкыр бирелә торган түләүдән тыш, ай саен 600 мең сумнан башлана. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә уку ике ай дәвам итә, тагын бер ай ял бирелә.
Беренче елда техник 10 миллион сумга якын акча алачак. Техникның айлык хезмәт хакы - 600 мең, инженерның – 650 мең, пилотның – 750 мең, штурманның – 900 мең, ә расчет командирының 1 миллион сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында - 8 800 222 59 00 яисә 117 төбәкара кол-үзәк номеры, ә «Варяг» һәм «Сталинские соколы» бригадасында хезмәт итү хакында 8 917 887 53 30 номеры буенча белергә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз