Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли
Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты палаткасы эшли башлады. Анда теләгән һәркем контракт буенча хезмәт турында күбрәк мәгълүмат белә, үзе өчен өстенлекле юнәлешне сайлый һәм хәтта беренчел сайлап алу чараларын да уза ала.
«Мобиль сайлап алу пункты «Мин күкне сайлыйм!» республика акциясендә быел да катнаша. Акция кунаклары мобиль пунктка зур кызыксыну күрсәтә, инде ике кеше иртәдән үк безнең пунктта беренчел сайлап алу чараларын узды. Аннары алар медицина тикшерүе узачак һәм шуннан соң хезмәт итү урынына китәчәк. Бүгенге көндә без булачак хәрбиләрне барлык төр гаскәрләргә җибәрәбез. Пилотсыз системалар гаскәрләре өстенлекле юнәлеш булып кала. Шулай ук без – Африка корпусына хәрбиләр җыюны гамәлгә ашыручы Россиядәге алты субъектның берсе», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Моннан тыш, мобиль пункт кунаклары өчен төрле активлыклар да каралган. Мәсәлән, палаткада дрон пилоты симуляторы тәкъдим ителгән - анда теләгән һәркемнең үзен пилотсыз очкыч операторы ролендә сынап карау мөмкинлеге бар. Палаткага керә торган урында ук Калашников автоматы макеты куелган өстәл тора, автоматны теләгән һәркем вакытка сүтеп-җыя ала. Эчтә «Ратник» экипировкасы комплекты тәкъдим ителгән.
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров
«Безнең палаткада контракт төзергә дә, контракт буенча хәрби хезмәт турында мәгълүмат белән танышырга да мөмкин. «Ратник» экипировкасы комплектын киеп карарга да була – аны безнең хәрбиләр киеп йөри инде», – дип сөйләде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Рөстәм Сәмерханов.
Моннан тыш, мобиль сайлау пунктында чын автомат турель тәкъдим ителде. Шундый турельләр ярдәмендә безнең хәрбиләр дошман дроннарын бәреп төшерә. Модельне «ZA мирное небо» хәйрия фонды тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз