news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында чыккан янгында 26 яшьлек ир-атны коткарганнар

Тукай районында чыккан янгында 26 яшьлек ир-атны коткарганнар
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Тукай районының Кече Шилнә авылында бер катлы агач бинада янгын чыккан. Мебель һәм түшәмнең бер өлешенә ут капкан, янгынның мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр, махсус битлек кулланып, төтен белән тулган бинадан 26 яшьлек ир‑атны урамга алып чыккан. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Янгын саксыз тәмәке тарту сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot