Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районындагы янгында ир-ат һәлак булган, ике кеше зыян күргән
Татарстанның Әлмәт районын Рус Акташы авылында бер шәхси йортта янгын чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, бер катлы бүрәнә йорт, аның янкормасы һәм ишек алды корылмаларын ялкын телләре ялмап алган була.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгында 89 яшьлек хатын-кыз һәм 52 яшьлек ир-ат зыян күргән.
Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 61 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Янгын электр җиһазын көйләү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, шулай ук тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе видеосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз