Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт шәһәрендә биш катлы йортта чыккан янгында 53 яшьлек ир-ат зыян күргән
Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы 55нче йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын икенче каттагы бүлмәдә башланган, анда мебель һәм телевизорга ут капкан.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче җиде кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Тагын өч кешене махсус битлекләр ярдәмендә төтен белән тулган подъезддан алып чыкканнар.
Янгын чыккан фатирда 53 яшьлек ир-ат зыян күргән. «Яну продуктлары белән агулану» диагнозы куелган зыян күрүчене Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр.
Янгынның мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән. Ул электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз