Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия туристлары арасында популяр булган Мисыр курортларында акулалар саны арткан
Россия туристлары арасында популяр булган курортларда акулалар саны арткан, дип хәбәр итә Беренче канал.
Акулаларны Хургада һәм Шарм-Эль-Шейх курортлары яр буйларында еш күрәләр. Хургададан көньякта урнашкан бер пляж янында тотылган ике метр озынлыктагы акула шундый соңгы очракларның берсе булган. Ерткычны тоту өчен кешеләр коена торган тирә-як зоналарны вакытлыча ябарга туры килгән.
Ил Хөкүмәте һәр кунакханәдән квалификацияле коткаручысы булуын таләп итә башлады. Моннан тыш, суда моторлы көймәләр кизү торырга, ә персонал беренче медицина ярдәмен күрсәтә белергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз